Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Тинчурин могҗизасы”

Татарның данлыклы улы, режиссер, актер, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Китапханәдә әдәбият дәресләре “циклы кысаларында Түбән Кама Нефтехим колледжы студентларына “Тинчурин могҗизасы” дигән әдәби дәрес үткәрелде. Иң башлап студентларга экскурсия үткәрелде, китапханә эшчәнлеге, китап күргәзмәләре турында белешмә бирелде. Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, аның бай иҗади эшчәнлеге белән киңрәк таныту максатын куеп әзерләгән бу чарада, аның турында истәлекләр, шәхес культы корбаны булуы әйтелде, матбугатта басылган яңа мәкаләләр укылды, язган әсәрләре тәкъдим ителде. Студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар, алга таба да “Әдәбият дәресләре” кирәк дигән фикердә калдылар.