Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Зәңгәр күзле егет кунак итеп Сезне чакыра”

4 гыйнвар 14-00 сәгатьтә Кол Гали исемендәге милли китапханәнең уку залында мәшһүр татар шагыйре Һади Такташның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Зәңгәр күзле егет кунак итеп Сезне чакыра”дип исемләнгән комплекслы чара узды.Чара үз эченә шул исемдәге китап күргәзмәсен,мәгълүмат сәгатен,шигърият минутларны , истәлекләр белән уртаклашуны алды.Шагыйрь иҗаты белән танышу йөзеннән күргәзмә атна-ун көн алданрак оештырылды.

Чарага китапханәбезнең даими укучылары,”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары,”Аксакаллар шурасы” әгъзалары килде.

Яңа 2016 елда планлаштырылган чаралардан иң беренчесе булган бу кичәне башлап җибәреп китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина тыңлаучыларны Яңа ел белән котлап, сәламәтлек теләп бу елда да бергәләшеп эшләргә дигән  теләкне җиткерде һәм сүзне  әйдәп баручы китапханәче Әнисә Дәүләтшинага бирде.

Ә.Дәүләтшина үзенең әңгәмәсендә Һ. Такташ тормышындагы кызыклы фактларны,  күргәзмәгә куелган китаплардан өзекләр укып , шигырьләре белән аралаштырып дәвам итте. Аның чыгышы соңгы елларда матбугатта дөнья күргән яңа язмаларга нигезләнде. Ул китергән мәгълүматлар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.Әңгәмәгә кушылып тыңлаучылар Такташ турында үзләре белгәннәре белән уртаклаштылар.Мәсәлән, язучы Фәтхулла Абдуллин аның улы Рафаэль белән бергә Ташкент шәһәрендә шагыйрьгә багышланган кичәләр оештырып йөрүләре турында сөйләде

Алга таба сүз үзеннән-үзе шигырьләргә күчте,аның шигырьләрен Суфиан абый Минһаҗев,Фәтхулла Абдуллин, китапханәче Р.Гимазова, Г.Гибадуллиналар укыдылар.

Күмәкләшеп Һади Такташ шигыренә Ә.Фәйзи иҗат иткән “Урман кызы” җыры башкарылды.

Кичәгә килгән һәркем зур канәгатьләнү хисе белән, тагын бер кат Такташ  җыентыкларын өйдә укырга алдылар. Аксакаллар чараны мәктәп укытучылары, өлкән сыйныфлар өчен кабатлап үткәрү кирәклеген әйттеләр. Китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.