Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шагыйрьнең илбагар уйлары"

Август башында Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 80 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәбездә сөекле шагыйребезгә багышланган бик матур китап күргәзмәсе гөрләп эшләп килә. "Шагыйрьнең илбагар уйлары" дип атала ул. Китапханәбезгә килүчеләр әдип иҗаты белән танышып кына калмады, аның турында истәлек-хатирәләр дә укый алды. Китапханәбезнең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркеменә куелган видеязмаларны карап, "Равил Фәйзуллин шигырьләренә дөнья үзе сыйган" дигән сүзләрнең дә хаклыгына инанганнардыр, мөгаен.