Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Укы, уйна һәм җиң!" дип исемләнгән күңелле вакыт үткәрү чарасы

Россия Мәдәният министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты кысаларында аттракционнар паркында "Мәдәни шимбә" акциясе узды. Әлеге акция Россия халыклары уеннары, Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Паркта ял итүче балалар өчен китапханә хезмәткәрләре "Укы, уйна һәм җиң!" дип исемләнгән күңелле вакыт үткәрү чарасы оештырдылар. Чарада алар татар халык уеннары турында сөйләделәр, балалар шул уеннарда рәхәтләнеп катнашты һәм уеннар тәкъдим ителгән китаплар белән танышты.