Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Милләтебезгә ят гадәтләр"

26 июнь календарь битләренә Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне буларак кереп калган. Беренче тапкыр аны 1987 елда билгеләп үтәләр. Максаты - җәмгыятьне начар гадәтләрдән азат итү, наркотиклар дигән чиргә таралырга ирек бирмәү. Чыннан да, ни кызганыч, бүген наркотиклар кулланучылар саны арта бара. Ә иң аянычлысы шул: алар арасында балалар, яшүсмерләр дә бар. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмый калу өчен нишләргә, балаларыбызны әлеге афәттән ничек коткарырга - әлеге һәм башка сорауларга җавапны китапханәгә килүчеләр "Милләтебезгә ят гадәтләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышкач тапты.