Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кулыңнан гөлләр тама"

"Кулыңнан гөлләр тама" проекты кысаларында медицина көллиятендә белем алучы кызларга түбәтәй формасында калфак тегү буенча осталык дәресе үтте.

Алдагы очрашуларның берсендә студентлар белән  калфакның өлгеләрен кисеп,  типчеп тегеп чыккан идек.
Бу дәрестә калфакның тышкы өлешен бәрхет материал белән  каплап тектек һәм милли бизәкләр төшердек.