Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары

Апрельдә бөтен татар дөньясы Тукай рухы белән яши.

  Шигърият бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә, китапханәбездә бик матур, тирән эчтәлекле чара үтте.

  Очрашуга шәһәрнең индустриаль техникумында белем алучы егет-кызлар килде.

  Китапханә хезмәткәрләре аларга шагыйрьнең иҗаты, ел саен иң-иңнәргә генә бирелә торган Тукай исемендәге премиянең тарихы, әлеге дәрәҗәле бүләккә лаек булган якташларыбыз һәм быелгы кандидатлар турында сөйләде.