Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Театр атналыгында күргәзмә-инсталляция

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Театр атналыгында Халык иҗаты йортының фойесында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тамашачыларны бай эчтәлекле күргәзмә-инсталляция белән каршы алдылар һәм шул дәрьяның бер тармагы булып торды. Тамашачылар бик теләп китаплар белән танышты, 19 гасыр татар интеллигенциясе киемнәрен кигән кызлар белән фотосурәткә төштеләр.