Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Фәрит Имамов - киңкырлы талант иясе"

Китапханәбездә журналист, язучы, "Туган як" газетасы мөхәррире Фәрит Имамовның "Фәрит Имамов - киңкырлы талант иясе" исемле иҗат кичәсе үтте.  Алып баручылар әдипнең соңгы елларда дөнья күргән "Эт тырнагы", "Мәхәббәт талисманы", "Вакыт галәмәтләре" һәм балалар өчен "Бакыр касә" китаплары киң катлап укучыларга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар әдип турында күп кенә кызыклы мәгълүмат ишетте, аның тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. Очрашуга килгән аксакаллар язучы турында җылы хатирәләре белән уртаклашты, теләкләрен җиткерде.