Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Әдәби трамвай

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне.

Әлеге бәйрәм уңаеннан шәһәр буенча  әдәби трамвай маршрутка чыкты.

Түбәнкамалылар котлаулар,  тарихи фактлар тыңлап киттеләр, шигырьләрне җылы каршы алдылар һәм кызыклы викторинада бик теләп катнаштылар.

Ватанны саклаучылар көне —
Ул бит чын ирләрнең бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме

Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.