Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

«Муса Җәлил безнең күңелләрдә»

15нче февраль көнне татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды.

Әлеге истәлекле датага багышлап «Муса Җәлил безнең күңелләрдә» дип исемләнгән кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чарада 11нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты, алар Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Китапханәчеләр Мусаның тормышыннан алынган кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар сөйләделәр.