"Җырга әйләнгән гомер"
14 февраль көнне 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Муса Җәлилнең каһарманлыгы, батырлыгы турында кызыклы мәгълүмат тыңладылар, аның үлемсез иҗаты белән таныштылар, бергәләшеп "Әтәч" шигыренә уйнап та алдылар.
#Сабыем проекты кысаларында китапханәчеләр кечкенә китап сөючеләрне татар халык иҗаты һәм аның бөек шәхесләре белән таныштыруны максат итеп куя.
Әлеге проект дәвамлы булыр дип өметләнәбез.