Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Татар халкының кунакчыллыгы" дип исемләнгән экспозиция-фотозона

17нче февраль көнне Халыклар дуслыгы йортында "Без - татарлар: дәүләтле халык варислары" дип аталган әдәби - музыкаль кичә үтте. Бу чара Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтлар елы уңаеннан "Халкыбыз хәзинәсе" муниципаль проекты  кысаларында узды. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре "Татар халкының кунакчыллыгы" дип исемләнгән экспозиция-фотозона белән катнашты.