Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Чана-фест"

11февраль көнне районның Кызыл Чапчак авылының Хәким тавында (авыл эчендә урнашкан иң биек урын) бик тә күңелле, һәркемнең күңеленә хуш килердәй  матур чара- "Чана-фест" узды. "Ак калфак"татар хатын-кызлары оешмасы, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Г.Гыйбадуллина, Кызыл Чапчак авыл җирлеге бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән узган чана шуу бәйрәме кышкы хәрәкәтчән уеннар белән аралашып, яшен-картын бергә җыеп, истә калырлык итеп бик күңелле узды. Кемнең чанасы ераккарак шуа, иң матур бизәлгән чана, кашык белән ерак арага кар ташу кебек,һ.б. уеннарда һәркем бик теләп катнашты, торбалы самовар чәе, әчегә изгән коймак, пылау белән бәйрәмгә килүчеләрнең һәркайсы авыз итте.Матур итеп бизәлгән җигүле атта урам, тау асларын әйләнү бәйрәмгә аерым бер нур өстәде.Халкыбызның борынгыдан килгән, үз киткән чана шуу бәйрәменең тәэсире киләсе елга кадәр сакланыр, алга таба аны тагы да үтемлерәк уеннар, бәйгеләр белән баетып киләсе кышта да үткәрсәк яхшы булыр иде, дип таралышты авылдашлар."Шушы Чапчаклылар булдыра!" дип сокланды бәйрәмгә килгән күрше авыллар.
Бәйрәм тәмамлангач, Ак калфак оешмасының җирле җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, җирле аккалфаклыларның алга таба планнары, үткәрү вакыты-тәртибе хакында сөйләшү, фикер алышу булды.