Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

“Бу дөньяга без килгәнбез икән...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

Бүген Түбән Каманың күренекле шәхесе – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, драматург Фәтхулла АБДУЛЛИННЫҢ 85 яшьлек юбилее, 55 яшьлек иҗатына багышланган “Бу дөньяга без килгәнбез икән...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәдә мәртәбәле кунаклар –Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамиль Муллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, студентлар катнашты.

Чарада Фәтхулла Абдуллин үзен генә түгел барыбызны да борчыган проблемаларны чишү юлларын күрсәтте. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барды, әдәбият сөючеләр күңелендә бары тик җылы тәэсирләр калдырды.