Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Әдәби күгебез Аязлы..."

“Әдәби күгебез Аязлы”... Китапханәбездә шул исемдә китап күргәзмәсе эшләп килә. Ул язучы, публицист, тәнкыйтьче Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулуга багышланган.

Аяз Гыйләҗевнең иҗаты XX-XXI гасыр татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил итә. Соңгы берничә ел эчендә республикада һәм чит илләрдә бөек язучының исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарылды: “Сайланма әсәрләр”е дөнья күрде, “Йәгез бер дога!” романы бер ел эчендә татар, рус, мадъяр телләрендә нәшер ителде, аларны тәкъдим итү кичәләре хәтта Венгриядә дә узды, әсәрләре төрек теленә тәрҗемә ителде, пьесалары сәхнәләштерелде.

Китап фондыбызның да матур бизәге, зур байлыгы булып тора Аяз Гыйләҗев китаплары. Өлкән буын укучыларыбыз аны әледән-әле сорап алып укыйлар, яшьләргә дә бик теләп тәкъдим итәбез. Күргәзмәдә язучының "Казан утлары" журналында басылган көндәлекләреннән сәхифәләр дә тәкъдим ителгән иде. Алар да зур кызыксыну уятты үзләрендә.