Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Һәркемгә таныш моңнар"

Китапханәбездә халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Һәркемгә таныш моңнар” китап күргәзмәсе эшли.

Аның иҗаты да, тормыш юлы да тоташ моңнан торадыр кебек. Үзен “моңлы шагыйрь” дип йөртүләре дә юкка гына түгел. Тормыш фәлсәфәсе, адәм баласының дөньядагы урыны, яшәү яме турында ул “коры” сүзләр белән генә сөйләми. Уйлануларын, хис-кичерешләрен образлар, тел-сурәтләү чаралары аша, йөрәгеннән мөлдерәмә ташып түгелгән моң ярдәмендә оста итеп җиткерә. Шуңадырмы әсәрләре тиз арада укучының йөрәген яулап ала, бүген дә яратып укыла, шигырьләре көйгә салына.

Көй дигәннән, шагыйрьнең күп кенә шигырьләре инде күптән җырга әйләнгән. “Яшь наратлар”, “Мәтрүшкәләр”, “Чит илләргә чыксам”, “Хуш инде”... Бу җырларны кем генә белми дә кайсы гына бәйрәмнең бизәге булып тормый икән алар!

Китапханәбезгә килүчеләргә язучының иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләп, китапларын күрсәтеп кенә калмыйча, чордашлары, каләмдәшләренең истәлек-хатирәләре белән дә таныштырдык, җырларының язылу тарихын барладык.