Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Әдәби җомга"

Китапханәбездә"Әдәби җомга" әдәбият сөючеләр клубының күренекле башкорт әдибе Айгиз Баймухәммәтовның "Калдырма, әңкәй!" дип исемләнгән повесте буенча әңгәмә-сөйләшү узды.
     Катнашучылар әсәр белән танышып, анда күтәрелгән бүгенге көннең бик актуаль темасы ятимлек, үксезлек, ятимнәр йортлары, аларның эчке тормышы турында үз фикерләрен җиткерделәр, аларны китаптан өзекләр белән көчәйтеп, башка катнашучыларның игьтибарын көчәйттеләр.
    Әсәр бик көчле, кешенең эчке күңел халәтенә тиеп, аны уйланырга, ниндидер карарлар кабул итәргә этәрә.
    Шуның белән укучыны да сурәтләнгән вакыйгаларда катнашырга этәрә.әңгәмә-сөйләшү - катнашучыларга бик ошады.