Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Мәңгелектер Сәйдәш моңнары"

8 декабрдә 4 нче музыка мәктәбендә Салих Сәйдәшевнең тууына 115 ел тулу уңаеннан сәнгать сәгате узды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе эшләнде. Бөек композиторның тормыш һәм иҗат юлы турында кызыклы фактлар сөйләнде. Татарстан Республикасында әдәбият һәм сәнгать елына багышланган "Күренекле шәхесләр" җыентыгыннан С. Сәйдәшевнең әсәрләреннән өзекләр тыңланды.