Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Көчле рухлылар"

Россиядә һәм Татарстанда Инвалидлар ункөнлеге бара. Шул уңайдан китапханәбезгә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән язучы-шагыйрьләр иҗаты белән танышырга чакырабыз.
Фәнис Яруллинның шигырьләре күңелләрегезне сафландырып, яшәү яме, мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итсә, шәһәрдәшебез Илдар Хәйруллин юморескалары вакытлыча гына булса да тормыш мәшәкатьләрен оныттырып торыр. Мария Логинованың зурлар һәм балалар өчен язган әсәрләрен укып хозурланырсыз. Гакыйль Сәгыйров шигырьләре дә беркемне битараф калдырмас.