Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Һәр халыкның үз уенны"

Һәр халыкның үз уеннары бар. Милли традицияләрнең бер өлеше булып тора алар. Кыш көне олысы да, кечесе дә кар бабай әвәләгән, кардан таулар ясаган . "Ә без кар йомарлап атышып уйнарга яратабыз", - ди Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килгән малайлар һәм кызлар. Җитезлекләрен, төгәллекләрен без дә сынап карадык. Паркта ял итүчеләрне китапханәбезгә килә торган газета-журналлар, яңа китаплар белән дә таныштырдык әле. Табышмаклар әйтеп, татлы күчтәнәчләр өләштек.