Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Пушкин картасы" проекты кысаларында "Кол Гали хәзинәсе" дип исемләнгән квест-экскурсия

Медицина көллиятенең 1 курс студентлары өчен "Пушкин картасы" проекты кысаларында "Кол Гали хәзинәсе" дип исемләнгән квест-экскурсия оештырылды.

    Студент-яшьләр бик рәхәтләнеп туган шәһәребез Түбән Каманың мавыктыргыч тарихы, кичәгесе-бүгенгесе белән таныштылар, биремнәргә җаваплар эзләделәр. Шәһәребездә яшәүче төп милләтләрдән булган татар һәм рус халыкларының мәдәнияте, рухи һәм матди культурасына тукталып, кием үзенчәлекләре, традицияләр хакында бик күп нәрсә белделәр. Экскурсия татар халкының кунакчыллыгын чагылдырган чәй табынында тәгамнәр белән сыйлану белән тәмамланды.

     Чара студентларга бик ошады, алар китапханәбезгә укучы булып язылдылар