Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Уртак эш тау күчерә"

"Ак калфак" оешмасының күчмә утырышын оештыру һәм үткәрүгә китапханәбез хезмәткәрләре күп көч куйды. Кунакларны каршы алып, аларны Ташлык авылы музее белән таныштырулары, автобусларда экскурсия үткәрүләре турында алдарак язып үткән идек инде. "Адымнар" күптелле белем бирү комплексында узган пленар утырыш та китапханә хезмәткәрләреннән башка үтмәде. Актлар залы каршындагы фойеда татар халкының кунакчыллыгына багышланган фотозона да нәкъ менә алар тырышлыгы белән ясалды. Алай гынамы: аның кабатланмас, матур бизәгенә әйләнде кызлар. Үзләре белән истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләрдән бер заман озын чират хасил булды хәтта. Шәһәр башлыгы Рамил Муллин белән "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да тыныч кына үтеп китә алмады яннарыннан. Кызларыбыз оешманың Түбән Камадагы бүлеге эшен чагылдырган презентацияне әзерләп, аны кунакларга югары дәрәҗәдә тәкъдим дә иттеләр. Сәхнәгә иң күп чыгучылар да безнекеләр булды. "Ак калфак" оешмасы белән күпьеллык хезмәттәшлекләре, яшь буынга милли тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина белән китапханәче Эльмира Гайнемөхәммәтова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.