Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Мин - татар кызы"

Китапханәбездә инде менә өченче ел "Кулыңнан гөлләр тама" проектының уңышлы гына тормышка ашырылуы турында гел язып торабыз. "Ак калфак" оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак проекты ул. Быел әлеге проектка шәһәребезнең медицина көллиятендә белем алучы кызлар да кушылды. Дүрт ай дәвамында китапханәбез хезмәткәре - Эльмира апалары Гайнемөхәммәтова белән калфак, изү, пута тегү серләренә өйрәнде алар. Иҗат җимешләрен "Ак калфак" оешмасының күчмә утырышына килгән кунакларга да тәкъдим иттеләр. Халыклар дуслыгы йортында узган чара кунакларның күңеленә шулкадәр хуш килде ки, мондый проектларның гомере озын булсын, чөнки аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, аларда милли аң формалаштыруда роле бәяләп бетергесез, бип билгеләп үтте оешма вәкилләре.