Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Түбән Кама - гүзәл кала"

Калабызга килгән һәркем аның чисталыгына, төзеклегенә игътибар итми калмый. “Ак калфак” оешмасы әгъзаларын да әнә шушы матур сыйфатлары белән үзенә әсир итте Түбән Кама. Ә шәһәр белән аларны Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина таныштырды. Автобус тәрәзәсендә бер күренеш икенчесен алыштыра. Озын проспектлар, якты, киң урамнар, мәһабәт биналар... Һәркайсының күңелгә кереп кала торган исеме, үз йөзе, бу урын белән генә бәйле җылы хатирәләре бар. Экскурсовод шулар турында сөйләгәндә, автобустагыларның йөзе яктырып киткәндәй тоела, күзләре балкый, сорауларын яудыралар гына. Ә җитәкчебез аларның берсен дә игътибарсыз калдырмый, төгәл, тулы җаваплар бирә. Берочтан "Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркының менә бу ягында Кол Гали исемендәге милли китапханә урнашкан. Туган төбәгебез белән бәйле барлык мәгълүмат шунда саклана. Түбән Камага килсәгез, керми китмәгез", - дип тә әйтергә онытмый. Кунаклар чираттагы тукталышларын нәкъ менә шушы паркта ясады да инде. Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, алар шагыйрь исемен йөртүче үзәк китапханәгә юл алды.