Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары"

19 ноябрьдә Түбән Камада Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды. Кунакларның Түбән Камага эш сәфәре Ташлык авылыннан башланды. Монда алар Айдар Хәмзинның Ташлык авылына багышланган яңа гына табадан төшкән китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты. Балалар бакчасы, китапханә, туган якны өйрәнү музее, аның авылдан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган бүлегендә дә булдылар. Сүз уңаеннан: соңгысы белән ханым-туташларны китапханәбез хезмәткәре Ләйсән Петрова таныштырды. “Шагыйрь, язучы Разил Вәлиев белән бәйле экспонатлар кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Күренекле якташыбызны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр, әсәрләрен яратып укыйлар”, – ди Ләйсән.