Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Еллар аша сөйләшү"

Чараның кульминацион ноктасы, мөгаен, Халык иҗаты йортында узган «Еллар аша сөйләшү» әдәби-музыкаль кичәсе булгандыр. Алып баручылар Разил Вәлиевнең «Яшәү мәгънәсе» дип исемләнгән фәлсәфи уйлану-истәлекләре аша тамашачыны якташыбызның тормыш сәхифәләре белән таныштырды. Чарада шагыйрьнең балачак елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормыш юлы, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеге күз алдыннан кичерелде. Барлык түбәнкамалылар исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Муллин котлады. Үз теләкләрен шагыйрьнең каләмдәш дуслары да җиткерде. Әлбәттә, авылдашлары да читтә калмады. «Ташлык гимны»н юбиляр авылдашы, дусты Алмаз Хәмзин белән бергә гармунга кушылып башкарды.