Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Киң колачлы иҗат"

Чара Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә дәвам итте. “Түгәрәк өстәл”не Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина алып барды. Анда мәртәбәле кунаклар - муниципаль район бшлыгы Рамил Муллин, язучылар Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Газинур Морат, Хәбир Ибраһим, Алмаз Хәмзин, Факил Сафин, Рамил Миндияр, Лилия Гыйбадуллина катнашты. Чарада Разил Вәлиев елына йомгак ясалды, әдипнең иҗаты, әсәрләренең теле, иҗтимагый эшчәнлеге, гражданлык позициясе кебек темалар каралды. Докладчылар язучының иҗаты татар халкының күңелен, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдыра, дип билгеләп үтте. Илледән артык китап, пьеса, йөзләгән җыр авторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев бүген дә халык мирасын саклау һәм торгызу турында кайгыртып яши. Аның иҗаты алга таба да өйрәнелергә тиеш, дип басым ясап үтте катнашучылар.