Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кояшлары белән якты безнең халык"

Әйе, Кояшы белән якты, нурлы безнең халык, безнең әдәбият. Аның исем-фамилиясе генә ни тора бит! "Азат хатын" журналының иң күп тарала торган вакытлары турында сөйләгәндә, беренче итеп, нәкъ менә Кояш Тимбикованы искә алалар. Үткен каләмле журналист булу өстенә, менә дигән язучы да була әле ул. "Табылдык хатлар сере", "Дулкын баласы", "Уртак яр" һ.б. әсәрләрен бүген дә яратып укыйлар. Ә китаплары укыла икән, димәк, язучы яши!

Исән булса, 16 ноябрьдә журналист, язучы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х. Ямашев исемендәге бүләк иясе Кояш Тимбиковага 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан китапханәбездә аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Язучының әсәрләре белән беррәттән, каләмдәшләренең истәлек-хатирәләре белән дә таныша аласыз.