Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Үсеп килүче буынга заманча шартларда рухи тәрбия бирү"

"Адымнар" күптелле белем бирү комплексында үсеп килүче яшь буынга заманча шартларда рухи тәрбия бирү турында сөйләштеләр. Фикер алышуларда дин әһелләре, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, психологлар катнашты. Чарадан Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Хезмәткәребез Ләйсән Петрова кунакларны Идел буе Болгарында ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә тормышка ашырылган чаралар белән таныштырды. Шуларның берсе - ел башыннан эшли башлаган "Асылыбызга кайтып барышлый"  китап күргәзмәсе кыска вакыт эчендә күпләрнең мәхәбәтен яулап өлгерде. Әлеге күргәзмә белән китапханәче кызларыбыз күп кенә чараларда катнашты инде. Ураза гаете, Түбән Кама һәм Ульяновск шәһәрендә үткән Федераль Сабантуйлар - шуларның кайберләре генә. Татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын, киң күңеллелеген чагылдырган инсталляция исә күргәзмәне яңа төсләр белән баетты.