Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"41 дә тудык"

 

9 Май – Җиңү көнен каршылап, сугыш чоры баласы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллина белән мәктәп һәм микрорайон председателе соравы буенча гимназиядә әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Зал түренә шагыйрәнең иҗатын яктырткан китап күргзмәсе ясалды. Кичә барышында Г.Ибәтуллинаның сугыш темасына язылган шигырьләрен гимназия укучылары һәм автор үзе сөйләде. Шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырларны  “Ләззәт” татар эстрада ансамбле башкарды. Шулай ук, Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча куелган фильмда яңгыраган “Төшемә керәсең” җыры (Вил Усманов көенә) видео-язмада күрсәтелде. Г.Ибәтуллинаның “Әти дип әйтә алмадым” дигән хикәясен китапханәче Ф.Гыйзәтуллина укыды. Кичә ахырында шәһәр Ветераннар советы председателе Казбек Ризванов сүз алды, патриотик рухта үткәрелгән бу кичәне оештыручыларга рәхмәтен белдерде. СМС председателе Г.Ибәтуллинага сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп истәлекле бүләк тапшырды, шушындый эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтен әйтте.