Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Ф.Хуҗинның "Суслонгер" әсәре буенча әдәби җомга

"Әдәби җомга" проекты кысаларында "Казан утлары" журналы китапханәчеге" сериясеннән язучы-журналист Фирдәвес Хуҗинның "Суслонгер" повесте буенча сөйләшү-әңгәмә бик җанлы, эчтәлекле узды.

     Китапханәчеләр әлеге әсәрне укып чыгып, әңгәмә барышында үз фикерләрен белдерделәр.
     Әңгәмә җирле мәтбугат битләрендә дөнья күргән, Суслонгер лагерена эләгеп, аның газапларын кичеп исән калган якташларыбыз, райондашларыбыз турындагы мәкаләләр белән баетылды.     Чарада катнашучылар әлеге лагерь, аның тоткыннары турында үзләре белгән фактларны җиткерделәр.

     Мондый чаралар безне бик тә мәгьлүматлы итә, дип әлеге проектның кирәклеген ассызыкладылар.