Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кол Гали хазинәсе" дип исемләнгән квест уен, обзор экскурсия

"Үзенчәлекле, кызыклы, файдалы һәм тәмле булды". Китапханәбезгә килгән медицина көллияте студентлары очрашудан әнә шундый фикер белән кайтып китте бүген.
Хезмәткәрләр булачак шәфкать туташларын китапханә фонды белән таныштырды, кызыклы уеннарда катнаштырып, белемнәрен, зирәклекләрен сынады. Кызлар, малайлар исә югалып калмады: һәр биремне чикләвек урынына ваттылар. Әлеге чара "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды.