Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Халкының сөеклесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе

15 майда артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан китапханәбезнең китапларны өйгә бирү бүлегендә "Халкының сөеклесе" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
   Татар театрының чын халыкчан театр булып формалашуында һәм үсешендә беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның роле аеруча зур. "Сәйяр" беренче татар профессиональ театрында тәрбияләнеп, аны үзенең талант чаткылары белән нурландырган, үстергән, татар сәхнәсендә үз актерлык мәктәбен булдырган шәхес ул.
   Тормышчан рольләре, аларны ихлас, югары дәрәҗәдә башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен казанган артистка. Хөрмәтле укучыларыбыз, күргәзмәдә С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормышы һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныша аласыз, аның сәхнәдәш дуслары, чордашларының истәлек-хатирәләрен укып, үзегезгә артистканы башка, моңа кадәр белмәгән яктан ачарсыз, сокланырсыз, уйланырсыз. Озын сүзнең кыскасы, китапханәбезгә рәхим итегез!