Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Исталляция "Татар халкының кунакчыллыгы"

Кичә Актанышта Түбән Кама шәһәренең "Нардуган" ансамбль концерты булды. "Дуслык тәкыясе" дип исемләнгән концерт сәнгать сөйгән актанышлыларны таң калдырды. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән "Татар халкының кунакчыллыгы" дип исемләнгән инсталляция дә бәйрәмнең бер бизәге булып торды, концертка килгән һәркем үзенә истәлеккә фотолар ясады. Фотоларга төшүчеләр арасында иң беренчеләрдән булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов үзенең җәмәгате белән булды.