Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Сугыш турында укыйбыз"

Быел Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үттек. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән буын вәкилләренең сафы елдан-ел сирәгәя бара. Шуңа күрә аларга булган игътибар 9 Май – Җиңү көне белән генә чикләнеп калмыйча, соңгы көннәренә кадәр безнең кадер-хөрмәтне тоеп яшәсеннәр иде. Менә без дә, бәйрәм үтте дип тормадык, ветераннарыбызга бүләккә кәнәферләр ясарга булдык. Китапханәбезгә йөрүче кечкенә китап укучыларыбыз белән, әлбәттә. Төсле кәгазьдән ясалсалар да, тере чәчәкләрдән бер дә ким түгелләр!

Кызыл кәнәферләр батырлык, каһарманлык символы булып тора. Нәкъ менә шуның өчен дә аны Җиңү көнендә күп күрергә мөмкин. Кечкенә укучыларыбызга шул хакта да сөйләдек. Кәнәферләр, сугыш турында шигырьләрне дә бергә укыдык әле.

Әйе, сугыш турында безгә дә, бездән соң киләсе буыннарга да әнә шулай китаплардан укып, нәфис фильмнардан гына карап белергә язсын иде шул!