Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Шагыйрә белән шигырь яктысында сөйләшү"

 

18 апрель көнне китапханәдә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Гөлчирә Ибәтуллинаның 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Бу кичәдә шигырь сөючеләр, шагыйрәнең балалары, оныклары, туганнары, “Талир тәңкә” татар халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Ф.Гайнемөхәммәтов), композитор-җырчы Ирек Гайнемөхәммәтов (“Ләззәт” татар эстрада ансамбле җитәкчесе), укучы яшьләр- медицина көллияте студентлары, "Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әдипләре, китапханәчеләр катнашты. Чарада катнашкан медицина көллияте студентлары (8 студент), укытучылары И. Зәйнуллина һәм китапханәче О.Афонова (Кол Гали ис. милли китапханәдән) Г.Ибәтуллинаның туган авыл, аның табигате, әти-әни кадере, туган телгә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. “41 дә тудык”, “Кайда югалдыгыз сез, хәбәрсез?” кебек сугыш темасына караган шигырьләрне шагыйрә үзе яттан сөйләде. Кичәгә килгән җырчылар Г.Ибәтуллинаның шигырьләренә язылган җырларны (“Түбән Кама – гүзәл кала”, “Сандугач”, “Эх, Сабантуй бәйрәме”, һ.б.) башкардылар, Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча куелган фильмда яңгыраган “Төшемә керәсең” җыры (В.Усманов көенә) видео-язмада күрсәтелде. Чара ахырында шагыйрәгә саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп шушы кичәнең сценарий һәм истәлек бүләге тапшырылды.