Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Сәламәт булыйк!"

Сәламәтлек - иң зур байлык, диләр. Ә бу байлык гомереңнең соңгы көненәчә синең белән булсын дисәң, аны карап, ныгытып тору зарур. Саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга... Саулыкны ныгыту өчен тагын нәрсә эшләргә? Бу турыда китапханәбезгә килгән газета-журналларны укып белерсез. Үз чиратыбызда, без дә берничә киңәш бирик әле үзегезгә: хаста-сырхауларның нәрсә икәнен белергә теләмәсәгез, күбрәк елмаегыз, хыялланып яшәгез һәм, әлбәттә, китап укыгыз. Китап уку рухи дөньяны баетып кына калмый, күңелне дә тынычландыра, үз-үзеңне аңлап яшәргә өйрәтә. Ә бу сыйфатлар бүген безгә аеруча кирәк, һай, бик тә кирәк!