"Утырып уйлар уйладым"...
14 апрель көнне китапханәбезнең даими укучысы М.Хадиуллинның "Утырып уйлар уйладым" - матбугатта дөнья күргән мәкаләләр,очерклар китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарада даими укучыларыбыз,китап авторының гаиләсе, туганнары, укучы яшьләр- медицина көллияте студентлары, "Кама таңнары"әдәби берләшмәсе әдипләре, китапханәчеләр катнашты. Чарада катнашкан һәркем китапта күтәрелгән проблемалар:милләтебезне,телебезне, әдәбиятны саклап калу һ.б. буенча үз фикерләрен җиткерделәр. Китап авторы гармунда татар халык көйләрен матур итеп уйнап тыңлаучыларны моңландырды, ә "Талир тәңкә" ансамбле җырчысы Кәүсәр Камалиев башкаруында яңгыраган "Яшь имәннәр"җыры һәркайсыбызны яшьлеккә алып кайтты,моңландырды. Автор китапханәләргә үзенең 20 китабын бүләк итеп тапшырды.