Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Каләме очыннан якты нур тама"

Аның иҗаты яктылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Каләме очыннан тамган нур укучыларның да күңелен сафландыра, җаннарын җылыта. Исеме дә җисеменә бик тә туры килә Йолдыз апа Шәрәпованың.
"Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында узган "Ул үзе дә яктылыктан яралгандыр кебек, нурлар чәчеп тора иҗаты да..." кичәсендә булганнар да шагыйрә белән очрашудан җаннарына шифа алып, рухи яктан баеп кайтып киткәндер дип өметләнәбез. Чара Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтте. Аны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре  оештырды. Очрашуда Йолдыз апа белән аның балачагы, студент еллары турында сөйләштек. "Яшь ленинчы" газетасында эшләгән елларын да сагынып искә алды шагыйрә. Әлеге басмага ул гомеренең 29 елын багышлаган икән. Бүген исә "Шәһри Казан" газетасында хезмәт куя. Гаиләсе: ире, уллары, кызы Әдилә турында да яратып сөйләде кунагыбыз.