Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ярый әле каникуллар бар!"

2 апрельдә бөтен дөньяда Балалар китабы көне билгеләп үтелә. Аның 2 апрельгә туры килүе дә очраклы түгел: яраткан әкиятче Г.Х.Андерсен туган бу көнне! Һәм нәкъ менә шушы көнне иң яхшы балалар китаплары авторларына аның исемен йөртүче премияне дә тапшыралар әле."Ярый әле каникуллар бар" проекты кысаларында, "Апуш" үзәк балалар китапханәсендә узган чарада Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре малай-кызларга әнә шул хакта сөйләде. Андерсен әкияте геройлары Уймак кыз һәм Кыр тычканы белән дә очрашты балалар. Алар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар, көлделәр.