Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Серле сандык / Волшебная шкатулка"

Шәһәрнең "Апуш" балалар үзәк китапханәсендә Кол Гали исемендәге милли китапханәнең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән бергәлектә, мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары арасында "Рәсәйдә рухи мирас елы" кысаларында, илебез халыкларының бәйрәм-йолаларын күрсәтүгә багышлап оештырылган муниципаль бәйгенең финал өлеше-гала концерт үтте.3 номинациядә оештырылган әлеге бәйгедә конкурста җиңеп чыккан коллективлар күрсәтмә чыгышлар ясадылар.Бүләкләү тантанасы матур итеп төзелгән сценарий нигезендә алып барылды.Катнашучыларга "Ак калфак" оешмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр, Диплом-грамоталар тапшырылды.