Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Осталык дәресе "Изү"

"Кулыңнан гөлләр тама" проекты кысаларында медицина көллиятендә белем алучы кызларга изү тегү буенча осталык дәресе үтте. Алдагы очрашуларның берсендә студентлар белән  күлмәкнең бер атрибуты булган изүне кисеп,  типчеп, тегү машинасында теккән идек. Бу дәрестә исә изүгә милли бизәк төшердек,  поеткалар, төрле ташлар белән  матурладык, кырыйларын сәйләннәр белән бизәдек.
  Исегезгә төшерик : "Кулыңнан гөлләр тама" проекты инде менә икенче ел  уңышлы гына  эшләп килә . Быелдан ул китапханәбезнең "Ак калфак" оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак проекты булып тора .