Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Китап күргәзмәсе "Асылыбызга кайтып барышлый"

Шәһәребезнең комплекслы музеенда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап «Ислам нуры» әдәби-сәнгать  күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сәнгать әсәрләре, кыйммәтле сирәк китаплар, тарихи язмалар тәкъдим ителгән. Иллеләп рәссамның эшендә мөселман халыкларның мәдәнияте һәм сәнгате чагылдырылган. Һәркайсының үзенә генә хас иҗади юлы һәм үзенчәлекле сәнгати почергы бар. Әлеге күргәзмәдә  шәһәребезнең үзәк Җәмигъ мәчете һәм Түбән Кама шәһәре китапханәләр системасыннан Кол Гали исемендәге милли китапханә бик актив катнаштылар һәм аны уникаль экспонатлар,тирән эчтәлекле сирәк китаплар белән тулыландырдылар