Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ана хакы"

Һәръелны апрель аенда китапханәбездә бөек Шагыйрьгә багышлап чаралар үтә, "Ана хакы" дип исемләнгән әдәби-әхлаки кичә Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүнә абыстайның рухын яд итеп,Төзүчеләр бистәсе мәчет-мәхәлләсе мөслимәләре белән бергәлектә уздырылды.Чарада Мәмдүнә абыстайга багышланган шагыйрә Э.Шәрифуллинаның "Шагыйрь чишмәсе" поэмасыннан өзек, бөек әдипнең әнисенә багышланган "Өзелгән өмет","Ана догасы" шигырьләрен сәнгатьле уку белән башланып,бүгенге көннең әхлакый проблемалары белән бәйләнеп Аналарга кадер-хөрмәт күрсәтү хакындагы вәгазьләр тыңлау, бөек Коръәннән сүрәләр уку,мөнәҗәтләр башкару белән дәвам итте.Әхлакый яктан бик кыйммәтле һәм гыйбрәтле бу чара Түбән Кама педагогия  һәм медицина көллиятләре  студентларына бик ошады.

Чараны җирле НТР каналы төшерде һәм күрсәтте.