Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Туган як калейдоскобы "Исем кешене бәхетле итә"

2022 нче ел - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде.
Шушы ел кысаларында Кол Гали исемендәге милли китаханәдә "Онытылган йолалар" дип исемләнгән проект эшен башлады. 
  Проект яшьләргә татар халкының онытылып килүче йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре турында мәгълүмат бирә.
Беренче чара " Гомер туйлары" исеме астында узды. Медицина көллияте студентлары туй, никах туе, бәби ашы, бишек туе һәм башка йолалар турында кызыксынып тыңладылар.