Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Онытма! Хәтерлә! Батырлар мәңгегә хәтерлә!"

15 февраль көнне түбәнкамалылар шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алды. Хәтер кичәсе шагыйрь һәйкәле  янында башланып китте. Анда Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, шәһәребез оешмалары җитәкчеләре, китапханәчеләр, мәктәп укучылары катнашты. Алар һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, чара Халык иҗаты йорты фойесында дәвам итте.