Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Әдәби-музыкаль кичә "Кабатланмас шәхес, кабатланмас иҗат"

"Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су" Г.Бәширов

Халык иҗаты йортында "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмә кысаларында "Үткәннәрне барлап" дип исемләнгән кичә узды.

Фойедан ук бәйрәм рухы сизелеп торды. Ирек Гайнемөхәммәтов җитәкләгән "Ләззәт"  эстрада ансабленә кушылып килгән кунаклар җырлый, бии, бер-берсе белән танышып, зур залга уздылар🪗🎻🎤🎼🎹🎧

Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов үзенең коллективы белән бергә башкарган моңлы җырлар, матур биюләр килгән тамашачыларның күңел кылларына кагылды. 

Кичәне "Җидегән чишмә" берләшмәсенең иң мәртәбәле алып баручылары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Гыйбадуллина һәм Миңнегали Мөхәммәтшин алып барды. Сценарий авторы да китәпхәнәбезнең мөдире Гүзәлия Шәйхразый кызы.

Кичә бик җылы һәм эчтәлекле узды. Зал алкышларга күмелде.