Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"5 февраль - Шоколадлы фондю көне"

Календарьгә күз салсаң, исең-акылың китәрлек, нинди генә көннәр юк: Велосипед көне, Ашыкмаучылар көне, Шырпы көне... Резин калошлар көнен дә билгеләп үтәләр икән хәтта! Ә менә 5 февраль календарь битләренә Шоколадлы фондю көне буларак кереп калган. Бу бәйрәмнең кайчаннан билгеләп үтелә башлавы мәгълүм түгел. Аның каравы әлеге ризык узган гасырның 60нчы елларында барлыкка килгән дигән фараз яши. Швейцариядә ясалган шоколадны популярлаштыру өчен уйлап табалар аны. Французчадан тәрҗемә иткәндә, “фондю” сүзе “эретелгән” дигәнне аңлата. Гади , шул ук вакытта телеңне йотарлык булганы өчен яраталар аны дөньяда. Ә әзерләү ысулы, чыннан да, бик җиңел: шоколадны эретәләр дә шунда туралган җиләк-җимеш, сыр, ипи кисәкләрен манып ашыйлар.  

Шоколадлы фондю көне турында укучыларыбызга да сөйләдек. Кызыксынып тыңладылар. Шулай да күбесе үзебезнең таба ашларына өстенлек бирүләрен яшермәде. Милли ризыклар дигәннән, китапханәбездә татар халык ашларына багышланган китаплар да бар. Күптән түгел фондыбыз яңалары белән дә тулыланды. Шулар белән дә таныштырдык әле үзләрен. Затлы, төсле, матур басмалар. Рәсемнәрен карау белән авызга сулар килә.  Чыннан да, үзебезнең бәлеш-пәрәмәчләргә җитәме соң! Шулай да, ара-тирә генә булса да, якыннарыбызны океан артыннан килгән фондю белән дә сыйларга буладыр ул! Шулай бит?