Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Әдипнең иҗат остханәсе"

"Әдипнең иҗат остаханәсе" проекты кысаларында укучыларыбызга язучы Фарсель Зыятдиновның "Ата күңеле балада" бәяны турында сөйләдек. Әлеге әсәрен әдип уртанчы улы Айваз вафатыннан соң яза. "Бала хәсрәте - иң авыр хәсрәт. Беркемгә дә күрергә язмасын, дип белми әйтмәгәннәр инде аны. Фарсельгә дә кадерле кешесен югалту җиңел булмады. Гел сагына иде ул аны. Менә шушы сагыну-сагышы, улына булган чиксез мәхәббәте аны кулына каләм алырга этәрде дә инде. Айвазны бит армиядән кыйнап, гарипләндереп кайтардылар. Хастахнәдә дәвалану да көткән нәтиҗәне бирми. Башына нык зыян килгән, ди табиблар. Фарсельнең шушы минутларда ниләр кичергәнен күз алдына  китерергә дә кыен", - дип хатирәләре белән уртаклашты Фарсель абыйның хатыны, китапханәбезнең якын дусты Венера апа Галиева.

Фарсель абыйның "Ата күңеле балада" бәяны белән якыннан танышырга теләүчеләрне китапханәбезгә чакырабыз. Фондыбызда Фарсель абыйның тагын бик күп кызыклы китаплары саклана.